Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Татарстан галимнәре соңгы биш елда фәнни тикшеренүләргә йомгак ясадылар. Республика буенча Чаллылылар торак-коммуналь хуҗалык торышыннан иң канәгатьләре булып чыкты. Үткәрелгән анализдан соң Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Перспективалы икътисадый тикшеренүләр үзәге галимнәре әнә шундый нәтиҗәгә килде. 2013-2018 елларда республика шәһәрләре һәм районнарының торак-коммуналь хуҗалык торышы комплекслы социологик тикшеренү үткәрелде. Аның нәтиҗәсе буенча Яр Чаллы югары бәяне күрсәтте. Анда төзекләндерү дәрәҗәсе 99,1% тәшкил иткән. Казанда күрсәткечләр – 94,4%, Түбән Камада-93,1%. Авыл җирлеге генә булган районнар арасында Балтач – 93,1% лидер булды.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, тикшеренүләр нәтиҗәләре республикада соңгы елларда Торак фондын төзекләндерүдә уңай үзгәрешләр күзәтелә башлады. 2016 елда төзекләндерелгән торак фондының чагыштырма авырлыгы 75,1% тәшкил итте, 2013 елда 73,7%ка тигез булды.

Дүшәмбе, 18 февраль 2019, 12:00