Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Татарстан Республикасы ДОСААФ тирында Советлар Союзы Герое Б. К. Кузнецов призына кече калибрлы винтовкадан ату буенча ел саен үтүче республика ярышлары булып узды. Анда республиканың 36 районыннан 100дән артык яшь спортчы көч сынашты. Ярышта 14-17 яшьлек егетләр һәм кызлардан торган 40 команда катнашты.

Шәхси зачетта беренче урынны Татарстан Республикасы ДОСААФ Чаллы җирле оешмасы вәкиле Алинә Солтанова яулады, икенче урынны – Татарстан Республикасы Спас ДОСААФыннан Денис Пеньков һәм өченче урынны Чаллы шәһәре җирле оешмасыннан Александра Шутова алды.

Команда зачетында Татарстан Республикасы ДОСААФ Чаллы җирле оешмасы укучылары җиңү яулады, Яр Чаллы автомобиль мәктәбе командасы икенче, 177 нче лицейның СТК «Центр» командасы өченче урынны алды.

Дүшәмбе, 18 февраль 2019, 14:07