18 февральнең 18:00 сәгатеннән 19 февральнең 18:00 сәгатенә кадәр Яр Чаллыда болытлы һава, көндез аязучан.
Төнлә һәм иртән кар, урыны белән буран; көндез шулай ук урыны белән кар көтелә. Җил төньяк-көнбатыштан, төнлә 8-13, көчәйгәндә 15-20 метрга кадәр, урыны белән 23 метрга кадәр; көндез 6-11 метр, урыны белән көчәйгәндә 15-18 метрга кадәр җитүе ихтимал.
Төнлә һаваның минималь температурасы -11..-16 º, көндез максималь температура -8 ..-13º. Юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре саклана.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 18 февраль 2019, 14:46