Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Үзәк районында Бөек Ватан сугышы ветераны Наталья Васильевна Струкова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. 

Наталья Васильевна Лениногорск районы Писмән авылында туа. 30нчы еллар ахырында әтисен Мамадыш районының Красная горка (Кызыл тау) авылына заводка алып китәләр, алар гаиләләре белән шунда күченергә мәҗбүр булалар. Сугыш елларында Наталья Васильевна кыр эшләренә йөри. Сугыш тәмамланганнан соң ул кияүгә чыга һәм Мамадышка күчә, анда 20 елдан артык кадрлар бүлегендә эшли. 1980 елда Яр Чаллы шәһәренә кайта.

Тормыш иптәше белән өч бала тәрбияләп үстерә, алты оныгы һәм биш оныкчыгы бар. "1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен" медале һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Юбилярны Россия Федерациясе президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән Үзәк районы администрациясе башлыгы Искәндәр Галимов котлады.

Дүшәмбе, 18 февраль 2019, 16:44