Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев бүген машина төзелеше кластеры кадрларын әзерләү буенча киңәшмә уздырды. Шәһәрнең автомобиль тармагы предприятиеләре җитәкчеләре белән очрашу Л. Б. Васильев исемендәге Кама дәүләт автомеханика техникумында оештырылды. Башта шәһәр башлыгы булачак югары квалификацияле техник белгечләр әзерләү буенча учреждениенең уку остаханәләре һәм лабораторияләре белән танышты. Наил Мәһдиев һәм кунаклар өчен экскурсияне техникум директоры Фәрит Залакаев үткәрде.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 2014 елда техникум базасында икътисадның реаль секторындагы әйдәп баручы тармаклары өчен эшче кадрлар әзерләү буенча ресурс үзәге булдырылган. Хәзерге вакытта Л. Б. Васильев исемендәге Кама дәүләт автомеханика техникумында урта звено белгечләрен «машина төзелеше технологиясе», «автомобиль һәм трактор төзелеше», «автомобиль транспортына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонт», «сәнәгать җиһазларын монтажлау һәм техник эксплуатацияләү»белгечлекләре буенча һөнәри әзерлек алып барыла.

Алга таба киңәшмәнең пленар өлеше башланды, анда көллият һәм техникум директорлары, шулай ук Башкарма комитетның мәгариф идарәсе вәкилләре, хәзерге вакытта Чаллыда техник кадрларны җәлеп итү буенча алып барыла торган һөнәри юнәлеш бирү эше программасын тәкъдим иттеләр. Программа кысаларында башлангыч сыйныф укучылары өчен КАМАЗ предприятиеләренә экскурсияләр, өлкән сыйныф укучылары өчен һөнәри юнәлеш бирүче пробалар уздырыла.

«Дәүләт ресурс үзәкләренә күп акча кертте. Кадрлар эше буенча урынбасарларга, кадрлар бүлеге башлыкларына бездә байлык барлыгын аңларга кирәк. Дөресен генә әйткәндә, ресурс үзәкләренә шулкадәр акча салынган шәһәрләр аз. Заманча, акыллы, яшь көчләр! Бәлки, әлегә барысы да эшләнмәгәндер, ләкин инде диалогны җайга салу өчен мөмкинлекләр бар», – дип билгеләде шәһәр мэры.

Мәгариф идарәсе башлыгы Винер Харисов хәбәр иткәнчә, һөнәри юнәлеш бирү программасы кысаларында автокаланың мәктәпкәчә учреждениеләрендә дә кертеләчәк. Шулай итеп, программа кысаларында WorldSkills үрнәге буенча "бал Skills» үткәрергә планлаштыралар. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, WorldSkills стандартлары буенча һөнәри осталыкка дөнья чемпионаты 2019 елның маенда Казанда узачак.

Дүшәмбе, 18 февраль 2019, 18:00