Мы в социальных сетях

1 мартта «SOTKA: 100 көнлек воркаут» түләүсез белем бирү-тренировка программасы старт ала. Соңгы берничә ел эчендә бу программа буенча дөньяның 56 иленең 1052 шәһәреннән 250 меңнән артык кеше шөгыльләнгән. Катнашучыларны теркәү әлеге сайтта башкарыла һәм ул старт көненә кадәр ачык булачак. 

SOTKA: 100 көнлек воркаут – бу программа тренировкаларны яңа гына башлаучы, озак тәнәфестән яки травмадан соң тренировкаларга кайтучылар өчен исәпләнә.

Программаның нигезен яңа гына спорт белән шөгыльләнә башлаучылар өчен кирәкле мәгълүматны, алар тарафыннан еш бирелә торган сорауларны үз эченә алган, көндәлек инфо-постлар тәшкил итә. Моңа өстәмә рәвештә катнашучылар төрле башлангыч күнегүләрдән торган зур булмаган комплекслар башкаралар. Программаның үзенчәлеге шунда, җенесенә, яшенә, физик әзерлек дәрәҗәсенә карамастан, аның буенча теләсә кайсы кеше шөгыльләнә ала.

Якшәмбе, 24 февраль 2019, 12:41