Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Россия Пенсия фонды Интернетта «Россия Пенсия фондының рәсми булмаган сайтлары» таралуы турында кисәтә, алар аша пенсия һәм социаль түләүләр турында дөрес булмаган мәгълүмат тапшырыла һәм шикле хезмәтләр күрсәтелә.

Анда, килеп туган мәсьәлә буенча мөрәҗәгать итүчегә, шунда ук ярдәмгә килергә ашыгучы «пенсия юристы» белән онлайн чат аша элемтәгә кереп, проблеманы хәл итү тәкъдим ителә. Моның өчен махсус графада үз исем-фамилияңне һәм телефоныңны калдыру җитә. Бераздан гражданинга "хокукый ярдәм күрсәтү үзәге”нә мөрәҗәгать итү тәкъдиме белән шалтырату килә. Мондый ярдәм бушлай түгел, әмма бу хакта ул ахырдан гына беләчәк, шулай ук вәгъдә ителгән түләүләр булмавы турында да.

Пенсия фонды мондый сайтларның берсе дә РПФна катнашы булмавы турында кисәтә һәм алардан файдаланмаска киңәш итә. Пенсия фондының барлык түләүләре турында рәсми мәгълүматны pfrf.ru сайтында алырга мөмкин. Шулай ук Россия Пенсия фондына 8-800-600-4444 номеры буенча консультация бирү үзәгенә шалтыратырга (Россиянең барлык төбәкләреннән шалтырату бушлай) яки онлайн-консультант сервисы аша да белгечләр белән хәбәрләшергә була.

Сишәмбе, 19 февраль 2019, 15:52