Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

1 сентябрьгә Яр Чаллыда 2017 ел башыннан өченче зур мәктәп ачылырга тиеш,ул меңнән артык балага исәпләнгән. Бу хакта «Татар-информ» матбугат агентлыгына биргән интервьюсында Чаллы мэры Наил Мәһдиев хәбәр итте. Шәһәр башлыгы ассызыклап үткәнчә, шәһәрдә балалар бакчалары, мәктәпләр һәм спорт үзәкләре иң кирәкле учреждениеләр булып кала.

«Бездә 2024 елга кадәр балалар саны арта, шуңа күрә мәктәпләр дә, балалар бакчалары да кирәк. Соңгы мәктәп 1997 елда төзелгән. Бу тенденцияне җимердек. Төзелгән яңа мәктәпләрнең берсе – 1224 урынлык, ул массштабы ягыннан икенче зур мәктәп булып тора (2017 ел башыннан - Т-и искәртмәсе)», - диде Наил Мәһдиев.

“Тагын бер мәктәпне 65нче комплекста төзергә планлаштырабыз, ягъни 2019 елның 1нче сентябренә тагын шундый ук массштаблы мәктәп ачу көтелә һәм моның белән генә чикләнеп калырга ярамый", - дип өстәде ул.

Сишәмбе, 19 февраль 2019, 16:15