27 февральдә 9:00дан 17:00 сәгатькә кадәр балаларны беренче сыйныфка кертү белән бәйле мәсьәләләр буенча "кайнар линия" эше оештырылачак. Консультацияне 8(843) 236-61-24, 236-61-26, 236-61-49 телефоны аша алырга мөмкин булачак.
"Кайнар линия" эшендә Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы вәкилләре катнашыр дип көтелә.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 27 февраль 2019, 08:23