Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда Ватанны саклаучылар көне алдыннан бәйрәм концерты узды. Сара Садыйкова исемендәге концерт залында шәһәрнең кадет мәктәбе укучылары, җәмәгать тәртибен саклаучы студентлар берләшмәләре вәкилләре, сугыш ветераннары җыелды.

Бәйрәм чарасы башланыр алдыннан залга тантаналы рәвештә Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы һәм Яр Чаллы шәһәре байракларын алып чыктылар.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев Бөек Ватан сугышы ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен, Әфганстанда һәм Чечняда сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыларны, шулай ук барлык хәрби хезмәткәрләрне бәйрәм белән котлады: «Армия һәм флот һәрвакытта да Россия дәүләтенең иң төп союзниклары булды һәм булачак. Ватанны саклаучыларның хәзерге буыны аталары һәм бабаларының данлы сугышчан традицияләрен лаеклы дәвам итә. Бүгенге яшь буын безгә охшамаган, әмма без аларның яхшы булуы турында сөйлибез, яхшылыкларын раслыйбыз. Алар хәзерге көндә шефлыкка алынган частьларда: Кара диңгез флотында, стратегик билгеләнештәге 14 нче ракета дивизиясендә хезмәт итәләр. Узган елдан башлап Кара диңгез флотындагы корабль шәһәребезнең исемен йөртә. Бу сугышчан корабта Чаллының 56 егете хезмәт итә. Севастопольдә шефлыкка алган частьта су асты белгечләре әзерлиләр. Менә шундый хезмәт егетләрдән чын Ватанны саклаучылар ясый», - дип билгеләде шәһәр башлыгы.

Чара кысаларында шәһәрнең Үзәк һәм Автозавод районнары хәрби комиссары Рәшит Ильясов Наил Мәһдиевка РФ Хәрби Диңгез флотының хәрби коткаручылар һәм водолаз белгечләр әзерләү буенча укыту үзәге командованиесенең Рәхмәт хатын тапшырды.

Бәйрәм кунакларына шәһәрнең иң яхшы иҗат коллективлары әзерләгән концерт программасы тәкъдим ителде.

Концерттан фоторепортажны Яр Чаллы шәһәренең рәсми төркемендә күрергә мөмкин.

Сишәмбе, 19 февраль 2019, 17:12