Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

                     Хөрмәтле ветераннар, офицерлар, солдатлар, чаллылылар!

                             Сезне Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм!

Бу бәйрәмдә, беренче чиратта, илебез намусын, азатлыгын һәм бәйсезлеген саклап калган Бөек Ватан сугышы ветераннарына мөрәҗәгать итәсе килә. Ул куркыныч елларда сез хәзерге буынга якты киләчәк тәэмин итү өчен барысын да эшләдегез. Бу батырлыкны без беркайчан да онытмаячакбыз!

Ил чигеннән читтә кайнар нокталарда сугышчан хәрәкәтләрдә катнашучылар хәрби антка моңарчы күрелмәгән ныклык, кыюлык һәм интернациональ бурычка тугрылык күрсәттеләр.

Хәзерге тыныч вакытта ата-аналарының һәм бабаларының данлы юлын Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларында лаеклы хезмәт итүче яшь чаллылылар дәвам иттерә. Безнең егетләр ракета гаскәрләрендә, хәрби-диңгез флоты корабльләрендә, Кремль полкында һәм башка хәрби частьларда үзләренең бурычларын үти. Мин ышанам, катгый дисциплина һәм армия көннәре егетләребезне чыныктыра, аларга чын ир-ат, Ватаныбызның ышанычлы сакчылары булырга мөмкинлек бирәчәк.

Чын күңелдән сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, тынычлык, уңышлар телим! Бәйрәм белән!

                                                                                                                                Н.Г. Мәһдиев,

                                                                                                                        Яр Чаллы шәһәре мэры

Шимбә, 23 февраль 2019, 08:02