Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Хәрби-патриотик тәрбия мәсьәләләре турында бүген Казан югары танк команда училищесында узган брифингта фикер алыштылар.

Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева белдерүенчә, Татарстанда 400 дән артык яшьләр оешмасы патриотик тәрбия бирү буенча эшләр алып бара.Ел дәвамында республикада ике меңгә якын патриотик акция үткәрелгән. Шуларның иң зурысы – «Үлемсез полк». Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Яр Чаллыда яшьләрне хәрби-патриотик тәрбияләүдә актив эш алып барыла. Шәһәребездә дүрт кадет мәктәбе эшли.

Брифингта шулай ук хәрби хезмәткә чакырылучыларны әзерләү эшләре турында сөйләделәр. Узган ел Татарстаннан 6000нән артык егет илнең кораллы көчләренә хезмәт итәргә киткән. Яшьләр күбрәк контракт буенча хезмәтне сайлый. Ел саен республикадан 1000гә якын яшь кеше Самара, Оренбург, Чиләбе өлкәләренә һәм Курил утрауларына контракт нигезендә хезмәт итәргә китә, шуларның 100гә якыны Чаллыдан. 2012 елдан бирле Татарстаннан контракт буенча хезмәткә якынча сигез мең кеше кабул ителгән.

Сишәмбе, 19 февраль 2019, 11:23