Мы в социальных сетях

2019 елның 25 мартында "Нур" яшьләр үзәгендә «Upgrade» компьютер турниры узачак. Чара мәгълүмат эзләү, белем бирү, компьютер программаларын һәм белем бирү интернет-ресурсларын кулланып иҗади, интеллектуаль биремнәрне үтәү буенча компьютер ярышлары форматында узачак. Турнирда дүрт кешедән торган команда – шәһәрнең урта белем бирү оешмаларының өлкән сыйныф укучылары һәм урта махсус уку йортлары студентлары катнаша ала.

Конкурс бер турда уза, башлана 15:00 сәгатьтә. Конкурста катнашучыларга 22 мартка кадәр «компьютер турниры» тамгасы белән әлеге электрон адреска mcnur@mail.ru гариза тапшырырга кирәк .

Җомга, 15 март 2019, 12:14