Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Шәһәр балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда “КАМАЗ” заводы төзелә башлауга 50 ел тулуга һәм Татарстанда эшче һөнәрләр елына старт бирелде. Чарада шәһәр мэры Наил Мәһдиев һәм "КАМАЗ” ААҖ генераль директорының беренче урынбасары Юрий Герасимов катнашты. Залда шәһәрнең беренче төзүчеләре, предприятие һәм оешма җитәкчеләре, яшьләр җыелган иде.

 Бәйрәм башланыр алдыннан урамда «КАМАЗ»дан махсус техника күргәзмәсе оештырылды, ә иҗат сарае фойесында завод тарихы музее экспозициясе һәм «Машина төзүчеләр шәһәре: 1969-2019» автогигантының 50 еллыгына багышланган Тарихи-туган якны өйрәнү музее күргәзмәсе эшләде.     

 Наил Мәһдиев күргәзмәнең һәр экспонаты белән танышты, анда Кама буендагы легендар завод һәм шәһәр төзелеше еллары чагылыш тапкан иде. Күргәзмәдә беренче төзүчеләрнең инструментлары, 1960 еллар газета-журналлары, «Яшь коммунист» журналының күчмә бүләге, КАМАЗ һәм шәһәр төзелеше фотографияләре тәкъдим ителде. 

 КАМАЗ – ул шәһәр, шәһәр ул – КАМАЗ, бу һәрвакыт шулай булды һәм булачак. КамАЗ ярдәмендә шәһәр бөтен дөньяга танылды. Предприятиедә эшләүче чаллылылар Россия Федерациясендә автомобиль төзелешендә югары компетенцияләргә ия булды. Һәм без бөтен җирдә Яр Чаллы шәһәре – безнең илнең автомобиль сәнәгате башкаласы, дип әйтүебез очраклы түгел. КАМАЗ да, Чаллы да бүген дөньякүләм танылган шәһәр һәм дөньякүләм танылган марка. Без КАМАЗ белән горурланабыз, яратабыз”, – диде Наил Мәһдиев.

Эшче һөнәрләр елы кысаларында бәйрәм кунаклары Яр Чаллы шәһәренең Ресурс үзәкләре эшчәнлеге һәм иҗаты белән таныштылар, аларда укучылар WorldSkills эшче һөнәрләр конкурсында берничә тапкыр Россия чемпионнары булдылар. Студентлар мондый белем бирү оешмалары буларак, В. Д. Поташов исемендәге техник көллияте, Е. Н. Батенчук исемендәге Кама төзелеш көллияте, Яр Чаллы политехника көллияте һәм Л. Б. Васильев исемендәге Кама дәүләт автомеханика техникумы үзләренең массакүләм, иҗади номерларын тәкъдим иттеләр.

Концерт программасында Яр Чаллы шәһәренең иң яхшы иҗат коллективлары, шул исәптән «Татарстан» ансамбле, Татарстан Республикасының атказанган артисты Лилия Букеева һәм башкалар катнашты. 

Чәршәмбе, 20 февраль 2019, 22:41