Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Автокалада яшәүчеләр ГЭС бистәсенең мәдәният һәм ял паркын төзекләндерү турында фикер алыштылар. Кичә «Энергетик» мәдәният сараенда узган Җәмәгать тыңлауларында ял зонасын реконструкцияләүнең якынча концепциясен тәкъдим иттеләр.

Халык белән очрашуны Башкарма комитет җитәкчесе Ринат Абдуллин ачты: «Архитекторлар ни генә тәкъдим итмәсен, без барыбыз да бу шәһәрдә  яшәүчеләр һәм барыбыз да канәгать булсын өчен, бу эшне бергәләп карарга тиешбез. Өлкән буын кешеләре дә, яшьләр дә. Бүген ГЭСта мәдәният һәм ял паркы шәһәребездәге иң зур парк. Без моңа бик озак, Комсомол районың Тукай яр буеннан башлап, бөтен шәһәр буенча килдек», – дип билгеләп үтте ул.

Яңа парк нинди булачагы турында халыкка Архитектура, шәһәр төзелешен һәм торакны үстерү идарәсе баш белгече Мәликә Шәмсиева сөйләде. Ул төзекләндерү концепциясе өстендә архитекторларның тулы бер командасы, шул исәптән автокаланың шәһәр төзелеше үсеше хезмәте белгечләре эшләвен хәбәр итте. Проект Татарстан Республикасы президенты ярдәмчесе Наталия Фишман җитәкчелегендә Татарстан Республикасы иҗтимагый киңлекләрен үстерү программасы кысаларында алып барыла.

"Мәдәният һәм ял паркын төзекләндерүнең төп концепциясе гамәлдәге ландшафтны һәм паркның матурлыгын саклап калудан гыйбарәт. Концепцияне төзекләндерү аттракционнар паркын киңәйтүне, КАМАЗны беренче төзүчеләренең стелаларын урнаштыруны, шулай ук паркта булган, җәяүлеләр, транспорт артериясен киңәйтүне күздә тота. Без мәдәният һәм ял паркын Казан проспекты белән тоташтырырга, 150-200 машина урынына исәпләнгән өстәмә кунак автостоянкалары белән тәэмин итәргә тәкъдим итәбез. Шулай ук балалар мәйданчыкларын һәм экологик яктан чиста материаллардан ком, агач, таш кебек заманча стандартларга туры килә торган кече архитектура формаларын кертү күздә тотыла”, – дип проектның нечкәлекләре белән уртаклашты Мәликә Шәмсиева.

Презентация барышында чаллылылар үз сорауларын бирә алдылар. Комсомол районы территориясен төзекләндерү буенча фикер алышырга 100гә якын кеше җыелды. Аннары очрашуда катнашучылар төркемнәрдә фикер алыштылар һәм үз теләкләре һәм тәкъдимнәре белән чыгыш ясадылар. Әйтик, Чаллыда яшәүчеләр паркны реконструкцияләгәндә киселгән агачлар саны өчен борчылуларын белдерделәр, җәмәгать бәдрәфләре урнаштыруларын сорадылар. Шулай ук биредә яшәүчеләр паркта яңгыр түбәләре, фонтан урнаштырырга һәм территорияне саклауга аерым игътибар бирергә тәкъдим иттеләр. 

Чаллылыларның барлык кисәтүләре һәм тәкъдимнәре төзекләндерү проектын эшләү барышында исәпкә алыначак. Халык тыңлаулары нәтиҗәләре буенча архитекторлар өчен проектлау буенча бирем формалаштырылачак. Фикер алышу һәм җәмәгать тыңлауларының нәтиҗәләре шәһәр сайтында протокол сыйфатында басылып чыгачак.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, бүген Яр Чаллыда Гренада паркын төзекләндерү турында җәмәгатьчелек фикер алышына.

Пәнҗешәмбе, 21 февраль 2019, 09:49