"Энергетик" мәдәният сараенда тантаналы шартларда 52 гаиләгә ана капиталы сертификаты тапшырылды. Чакырылган ата-аналарны ЗАГС идарәсе башлыгы Равилә Зарипова һәм Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе урынбасары Татьяна Мулькаманова котладылар.
![](/upload/files/user/сертификат4.JPG)
Программаны гамәлгә ашыра башлаганнан бирле (2007 елның 1 гыйнварыннан) Чаллыда ана капиталына 40.373 сертификат бирелгән, 33 мең гаилә 12,6 млрд сумнан артык акчага файдаланган. Ана капиталын алырга икенче, өченче яки аннан соңгы балалары туган гаиләләр хокуклы. 2019 елда аның күләме 453026 сум тәшкил итә.
![](/upload/files/user/сертификат_23.JPG)
Сертификат бирү чаралары белән эш итү турындагы гаризаларны хәзер Россия Пенсия фонды сайтында Гражданинның шәхси кабинеты аша электрон рәвештә тапшырырга мөмкин. Әлеге хезмәттән дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталында (gosuslugi.ru)
расланган хисап язмасы булган гражданнар файдалана ала. Электрон формада гариза биргәндә клиент хезмәтенә шәхси бару таләп ителми. Шулай итеп, Россия Пенсия фонды Гражданнар, өйдән чыкмыйча, РПФ хезмәтләре алсын өчен, электрон сервисларны киңәйтүне дәвам итә.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.