Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллы проспектының 32 нче комплексындагы «Мегастрой» гипермаркеты янында зур ярминкә оештырылды. Анда Россиянең төрле төбәкләреннән 70 тән артык эшмәкәр үз продукциясе белән катнаша. Ярминкәдә балалар һәм өлкән яшьтәгеләр өчен кием-салым, 100 төрдән артык балык продукциясе, оригиналь рецептлар буенча әзерләнгән ит деликатеслары, тәм-томнар тәкъдим ителә. Моннан тыш, Вьетнам кофесы һәм чәйләре, Абхазия, Белоруссия, Россия җитештерүчеләреннән сырлар, Удмуртиядән сөт продуктлары һәм колбаса эшләнмәләре, балның классик һәм сирәк сортлары,  яхшы ассортиментта кашемир эшләнмәләре һәм башкаларны сайлап алу мөмкинлеге бар.

Шуны да искәртеп узарга кирәк, ярминкәдә беренче тапкыр "КАМАЗ" ГАҖ хезмәткәрләре профсоюзы әгъзасы картасы буенча 5% күләмендә ташламалар бирелә.

Сатып алудан тыш, ярминкәгә килүчеләрне көнкүреш техникасы һәм товарлар уйнату да көтә. Ярминкәне оештыручы - "УДМУРТИЯ" күргәзмә үзәге барлык чаллылыларны һәм шәһәр кунакларын 20 февральдән 24 февральгә кадәр оештырылучы бәйрәм ярминкәсенә чакыра.

Ул: 20-23 февральдә 10:00 -19:00 сәгатькә кадәр, 24 февральдә 10:00 -16:00 сәгатькә кадәр эшләячәк.

Товар уйнатуны оештыручы, аны үткәрү кагыйдәләре, призлар саны яки отулар күләме, аларны алу вакыты, урыны һәм тәртибе турындагы мәгълүмат белән 8 (912) 856-10-28 телефоны буенча танышырга мөмкин.

Пәнҗешәмбе, 21 февраль 2019, 09:29