Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген "Чишмә" балалар сәламәтләндерү үзәгендә Туган тел көненә багышланган зур бәйрәм узды. Барлык катнашучыларны «Бер тату гаилә» девизы астында берләштереп, төрле телләрдә туган телнең матурлыгы һәм бөеклеге турында чыгышлар яңгырады. 21 февраль көнне Яр Чаллыда туган тел бәйрәмен билгеләп үтү күркәм традициягә әверелде.

Шәһәрнең белем бирү учреждениеләрендә ачык дәресләр, сыйныф сәгатьләре, халык гореф-гадәтләрен дәвам иттерү һәм саклауга юнәлдерелгән очрашулар, балаларда мәдәнияткә, телгә, Россия халыкларының гореф-гадәтләренә һәм традицияләренә карата толерант мөнәсәбәт тәрбияләү, туган тел, халык биюләре, җырлар, милли костюмнар, халык фольклоры бәйгесе узды.

Пәнҗешәмбе, 21 февраль 2019, 11:57