Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

“XXI гасыр лидеры” Бөтенроссия конкурсының шәһәр этабы 1-3 март көннәрендә “Орион” яшьләр үзәгендә узачак. Анда 14 яшьтән 30 яшькәчә балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләре, мәктәп оешмалары һәм үзидарә органнары, тимурчылык һәм иреклеләр отрядлары активистлары катнаша ала. Конкурста «11-13 яшьлек иҗтимагый оешма активисты», «14-15 яшьлек иҗтимагый оешма лидеры», «16-17 яшьлек иҗтимагый оешма лидеры», «19-30 яшьлек иҗтимагый оешма лидеры», «19-30 яшьлек студентлар оешмасы лидеры», «19-30 яшьлек иҗтимагый оешма җитәкчесе» номинацияләре тәкъдим ителә.

Конкурс өч этапта узачак. I этап – читтән торып катнашу этабы - 11 февральдән 28 февральгә кадәр; гаризалар бирү - 25 февральгә кадәр; II этап - 1 марттан 3 мартка кадәр; III этап – финал этабы - 27 мартта. Катнашу өчен түбәндәге сайтта гариза бирергә мөмкин: http://lider-chelny.ru.

Җомга, 1 март 2019, 08:22