Синоптиклар хәбәр иткәнчә, 22 февральдә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән кар, буран булуы ихтимал, көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15 метрга кадәр җитәргә мөмкин. 21 февральнең 18:00 сәгатеннән 22 февральнең 18:00 сәгатенә кадәр Яр Чаллыда аязучан болытлы һава көтелә. Урыны белән юеш кар яварга мөмкин. Аерым районнарда буран. Җил көньяк-көнчыгыштан секундына 6-11 метрга кадәр, урыны белән көчәйгәндә 15 метрга кадәр. Төнлә минималь һава температурасы -1..- 6 градус, көндез максималь һава температурасы -3 ..+2 градус. Метеорологлар юлларда бозлавык һәм кар көртләре турында кисәтә.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 21 февраль 2019, 14:52