Чаллыда Халыкара туган тел көненә багышланган, шәһәрнең мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр арасында «Туган телем – минем байлыгым» яшь шигырь укучылар бәйгесе үткәрелде. Анда 120 мәктәпкәчә учреждениедән 223 бала катнашты. Җиңүчеләрнең Гала-концерты 4нче «Веселинка» балалар бакчасы базасында нәниләр, аларның әти-әниләре һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре педагоглары катнашында музыкаль-әдәби кичә рәвешендә узды. Кичәдә 35 бала катнашты һәм алар башкаруында рус, татар, украин, чуаш, якут, төрек, башкорт, әрмән, таҗик телләрендә шигырьләр яңгырады.
Призлы урыннар түбәндәгечә билгеләнде:
І урын – 5, 14, 26, 36, 46, 56, 58, 64, 90, 94, 98, 104 балалар бакчалары;
ІІ урын - 4, 15, 17, 24, 38, 39, 48, 51, 55, 80, 93, 103, 111 балалар бакчалары;
III урын – 1, 7, 31, 32, 47, 52, 69, 83, 86, 95, 101, 105, 107 балалар бакчалары.
Конкурста җиңүчеләр дипломнар белән бүләкләнде.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 21 февраль 2019, 15:50