Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Комсомол районында Бөек Ватан сугышы ветераны Ева Григорьевна Абсатарова 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Россия Федерациясе президенты Владимир Путин, Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев исеменнән юбилярны Комсомол районы администрациясе башлыгы урынбасары вазыйфаларын башкаручы Алсу Хамматова һәм шәһәр Советы депутаты Марсель Мингалимов котлады. 

Ева Григорьевна Брянск шәһәрендә күп балалы гаиләдә туа. Урта мәктәпнең тугыз сыйныфын тәмамлый, аннары Брянск өлкәсе Бежицы шәһәренең машина төзү техникумында укый. 1948 елда Бөек Ватан сугышы ветераны Николай Андреевич Абсатаровка кияүгә чыга. Шуннан соң ире белән аның туган ягына Башкорт АССРның Октябрьск шәһәренә китә. 1971 елда гаилә Яр Чаллы шәһәренә күчеп килә. Николай Андреевич һәм Ева Григорьевна Круглое поле тимер юлында эшлиләр, аннан лаеклы ялга чыкканчы Ева Григорьевна Трансагентлыкта кассир булып урнаша. Ире белән бергә дүрт бала тәрбияләп үстергән, алты оныгы һәм ике оныкчыгы бар. Ева Григорьевна Бөек Ватан сугышы ветераны – тыл хезмәтчәне, «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Пәнҗешәмбе, 21 февраль 2019, 16:20