Автозавод районының Боровецкий бульварында һәлак булган сугышчылар обелискына чәчәкләр салдылар. Җыелучылар яу кырында ятып калганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар. Район администрациясе башлыгы Раушан Усманова җыелучыларны котлады: «Автозавод районында 640 Бөек Ватан сугышы ветераны яши, шулардан 32се сугыш ветераны, 513е тыл хезмәтчәне, 15 кеше концлагерь тоткыннары, бишесе Ленинград блокадасында калучылар. Бүген, бәйрәм алдыннан, сезгә, кадерле ветераннарыбыз, аеруча рәхмәт белдерәсем килә! Сез сугыш вакытының барлык авырлыкларын үз җилкәләрегездә татыдыгыз,Ватан азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен нык тордыгыз. Сез бүген дә сафта каласыз, актив эшчәнлекне дәвам итәсез, яшьләр тәрбиялисез, үрнәк булып торасыз».
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 21 февраль 2019, 16:27