Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Дүшәмбе, 22 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Чаллы спортчылары ятып гер күтәрү буенча Россия Беренчелегендә һәм Чемпионатында катнаштылар. Ярышлар Екатеринбургта узды.

Спортчылар алты медаль яуладылар, шуларның өчесе “алтын”:

 Анна Микрюкова – 137,5 кг нәтиҗәсе белән 72 кг авырлыктагы яшүсмерләр арасында 1 урынга лаек дип табылды.

Евгений Роенко – 105 кг авырлыктагы яшүсмерләр арасында 290 кг нәтиҗә белән 1 урын.

Булат Рәхмәтуллин – 120 кг авырлыктагы яшүсмерләр арасында 270 кг булган нәтиҗә белән 2 урын һәм спорт мастеры нормативын үтәде.

Степан Хәйбуллин-177,5 кг нәтиҗә белән 105 кг авырлыктагы яшүсмерләр арасында 2 урын алды.

Лариса Коткова- 57 кг авырлыктагы хатын-кызлар арасындагы чемпионатта 166 кг нәтиҗә белән 1 урын яулады. 

Рафаэль Садыйков – 235 кг нәтиҗәсе белән 74 кг авырлыктагы чемпионатта ир-атлар арасында 3 урын.

Җомга, 22 февраль 2019, 11:51