Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

14 һәм 19 февральдә Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды тарафыннан социаль ипотека программасы буенча исәптә торучы гражданнарның җыелма реестрына алдан исемлектән күчерү турында Карар кабул ителде. Яр Чаллыда 2013 елның 20 нче декабреннән 2014 елның 14 мартына кадәр  1650-016468 хисап номеры белән исәпкә куелган 300 гаилә, шул исәптән 2014 елның 14 мартыннан 28 апреленә кадәр 1650-016794 хисап номеры белән теркәлгән 304 гаилә учетта тора.

2014 елның 28 апреленә кадәр исәпкә баскан гаилә әгъзаларына Фондның тиешле төбәкара вәкиллегенә түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк: Яр Чаллы шәһәре, Вахитов пр., 27 йорт, 15-16 офис. Гаилә әгъзаларына үзләре белән паспорт (балигъ булмаганнарга - туу турында таныклык) һәм ИНН алырга кирәк.

Җомга, 22 февраль 2019, 13:24