Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 25 февральдә 10.00 сәгатьтә " ЭТЮД" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә пенсионерлар арасында шахмат һәм шашка буенча IX Республика темпо-турнирының зона этабы башлана. Ярышларда Актаныш, Тукай, Минзәлә районнары, шулай ук Яр Чаллы шәһәре командалары катнашачак. Ярышлар өлкән буын гражданнары арасында шахмат һәм шашка пропагандасы һәм популярлаштыру максатыннан үткәрелә. Турнир 4 төркемдә узачак: шахмат буенча ир-атлар турниры, хатын-кызлар арасында шахмат турниры, шашка буенча ир-атлар турниры, хатын-кызлар турниры. Турнирда Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре арасында зона һәм шәхси беренчелектә (ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында шахмат һәм шашка буенча аерым) җиңүчеләр билгеләнәчәк. Турлар расписаниесе: 1 тур –10:20-10:40, 2 тур –10:40-11:00, 3 тур - 11:20 башлана. Ярышларны ябу һәм җиңүчеләрне бүләкләү 11.40 сәгатьтә булачак.

Дүшәмбе, 25 февраль 2019, 07:59