Автозавод районының Җиңү паркы мемориаль комплексы янында Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, отставкадагы офицерлар, мәктәп укучылары, район активы катнашында Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналы чара узды. Мактаулы Хәтер вахтасын 49нчы мәктәп кадетлары саклады.
Сәламләү сүзе белән җыелучыларга ТР Дәүләт Советы депутаты Илдар Шамилов мөрәҗәгать итте: "Бүген без һәлак булганнар истәлегенә баш иябез. Бу көн барыбыз өчен дә батырлык, Бөек Ватан сугышыннан соң туган буын рухының бөеклеге һәм көче символы. Сугыш юллары үткән һәм туган йортына әйләнеп кайтмаган, намус, бурыч, Ватан өчен гомерен кызганмаганнар истәлеге".
Тантанага җыелучыларны шулай ук ук Автозавод районы администрациясе башлыгы Раушан Усманова, шәһәр Советы депутаты Виктор Поляков һәм Автозавод районының Ветераннар советы рәисе Любовь Ходаковская да котлады.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 22 февраль 2019, 15:15