Бер сәгатькә приют территориясе хәрби гарнизонга әверелде, ә анда тәрбияләнүчеләр, армия генералының мөһим бурычын үтәүче Россия армиясе сугышчыларына, штабтан урланган документларны табып, аларны билгеләнгән пунктка илтеп җиткерергә тиеш иде. Танкчылар, чик сакчылары һәм очучылар отрядлары станцияләрдәге төрле каршылыкларны җиңеп, җитезлек, чыдамлык, үҗәтлек һәм рух ныклыгын күрсәттеләр. Чара барышында сугыш елларының дәртле җырлары бәйрәм кәефе тудырды, ә генералның командал бирүе аларда эшне тиз һәм төгәл башкару теләге, җаваплылык хисе уятты.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 22 февраль 2019, 16:23