Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген «Ватан-ана» мемориалы янында узган тантаналы чарада, Ватанны саклаучылар көненә багышлап һәйкәлгә чәчәкләр салдылар. Анда Чаллы укучылары, Яшь армиячеләр, ветераннар, хәрбиләр, Шәһәр Советы депутатлары, Башкарма комитет вәкилләре катнашты. Чара мактаулы каравыл сменасыннан башланды.

Ачылу тантанасын Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимовка йөкләделәр. Ул катнашучыларны шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән Ватанны саклаучылар көне белән котлады: «Без Бөек Ватан сугышы елларында, Әфган сугышы, Чечня сугышында һәлак булучыларга хөрмәт күрсәтәбез. Бүген Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларында хезмәт итүче егетләребез белән горурланабыз. Без бирегә җыелган запастагы солдатларга һәм офицерларга мөрәҗәгать итәбез һәм, әлбәттә, аларга Ватанга хезмәт иткән өчен зур рәхмәт белдерәбез. Мәктәптә укыган һәм хезмәт итәргә тиешле яшьләргә мөрәҗәгать итәбез. Сәламәтлек, тыныч күк йөзе телибез!»

Яр Чаллы шәһәренең Үзәк һәм Автозавод районнары хәрби комиссары Рәшит Ильясов Россия армиясенең уңышлары турында искәртте, тарихтан мисаллар китереп, «Россиянең киләчәге көчле армиядән һәм яклаучылардан башка була алмый», дип билгеләп үтте. Ул сугышта һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алырга тәкъдим итте.

Аннары катнашучылар “мәңгелек ут”ка чәчәкләр салдылар.

Тантанадан фоторепортажны шәһәр администрациясе төркемендә карарга мөмкин.

Шимбә, 23 февраль 2019, 11:23