Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллының иҗат яшьләре өчен «Нур» яшьләр үзәгендә 11-17 март көннәрендә мастер-класслар марафоны үткәрелә. Бу проект һәркемнең күңеленә хуш килгәнне табарга мөмкинлек бирәчәк. Марафон спикерлары үз өлкәсендә белем багажын туплаган һәм башкалар белән аны уртаклашырга әзер кешеләр булачак. 12 март көнне проектта катнашучыларны мэйк-ап (13:00), видеога төшерү (14:00), дефиле (15:20) һәм социаль челтәрләрне алып бару буенча мастер-класслар көтә (15:30).

13 мартта хореографлар бию сәнгатенә өйрәтәчәкләр. 13:00тән холлда; 14:30 тә төрле милләтләрне берләштерүче халык биюләре хәрәкәте; 18:30 – брейкинг. 

14 мартта катнашучыларга сәхнәдә үзләрен ничек дөрес итеп күрсәтергә һәм халык алдында чыгыш ясау турында сөйләячәкләр (15:00 «Актерлар уеннары параметрлары»,17:00 «Алып баручының яшерен кораллары»).

15 мартта барлык теләүчеләр «Линогравюр»ның яңа техникасы турында беләчәкләр һәм үз куллары белән матурлык тудырырга тырышачаклар (15:00 «Линогравюра»; 16:00 «Шарж»).

16 мартта вокал буенча мастер-класслар узачак (12:00 «Тавыш һәм хисләр»; 14:00 Яшь җырчы, "Backstage артист" ).

Дүшәмбе, 11 март 2019, 10:00