Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Комсомол районы администрациясе ГИМС, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Яр Чаллы шәһәре буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының 2нче «Комсомольский» вәкилләре белән берлектә балыкчыларның боз өстәнә чыгуларын кисәтү буенча оператив-профилактик рейд үткәрделәр.

Рейд кысаларында эшче төркем Кумыс авылы тирәсендә балыкчылар белән профилактик эш алып барды. Бозда тыелган билгеләр булуга карамастан, унлап кешенең боз өстенә чыгуы ачыкланды, аларга кисәтү ясалды. 

ГИМС инспекторлары искәрткәнчә, сулыклар бозына чыгу куркыныч, ә ГЭС шлюзлары янында, су ташкан вакытта боз балыкчыларны алып китәргә мөмкин. Көндез җылыту һәм төнге кыраулар бозны үз структурасын үзгәртергә мәҗбүр итә. Кайбер урыннарда 40 сантиметрлы боз да балыкчылар өчен куркыныч тудыра ала. Бу юнәлештә эш дәвам итә.

Шимбә, 23 февраль 2019, 13:51