Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Кичә @kidspace_chelny балалар һөнәрләре шәһәрендә Чаллы "Әтиләр Берлеге" иҗтимагый оешмасы активистларының очрашуы узды. Чарага 200гә якын бала һәм олылар җыелган иде. Эшлекле аралашудан һәм алдагы айларда узачак чараларны билгеләүдән тыш, катнашучылар өчен уеннар, мастер-класслар, кул эшләре мәйданчыклары оештырылды.

Моннан тыш, әтиләр өчен автомат сүтеп-җыю буенча ярышлар, спорт конкурслары, балалар өчен дәртле биюләр һәм башкалар узды. Иң актив катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Киләсе Әтиләр парады 2 март көнне 11:00 сәгатьтә Шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат сараенда узачак. Шулай ук 10 март көнне барлык “Әтиләр берлеге” активистларын Мәйданда гаилә биатлонында катнашу өчен көтәләр. Проектны оештыручылар – "Танар" гаилә клиникалары челтәре.

Шимбә, 23 февраль 2019, 15:02