Бүген шәһәрдә яңа шугалак ачылды. Ул Ипподром территориясендә урнашкан. Узган ялларда Чаллыда "Салават Кубогы"на узышлар булды, анда Россиянең халык артисты Салават Фәтхетдинов бозның сыйфатын югары бәяләде. Ул вакытта шәһәр ипподромында шугалак оештыру идеясе туа. Хәзер чаллылыларга 28 мең кв метр боздан файдалану мөмкинлеге бар. Ул 10:00нан 22:00 сәгатькә кадәр эшләячәк.Бозга үз тимераякларың белән килү сорала, керү бушлай.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Шимбә, 23 февраль 2019, 12:49