Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Шәһәр Советының XXX утырышы узды. Чара Шәһәр балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда оештырылды. Утырыш башланганчы республика башлыгы КАМАЗ пресс-рама заводында, двигательләр заводының укыту-технологик комплексында булды, шулай ук ремонттан соң 1нче «Автозаводский» полиция бүлеген карады. Моннан тыш Республика башлыгы шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары оештырган күргәзмәләр белән танышты.

Шәһәр Советының ХХХ утырышы барышында Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев автокаланың 2018 елдагы эш нәтиҗәләре һәм 2019 елга бурычлары турында сөйләде.

Депутатлар корпусын өч халык сайлаучысы тәкъдим итте. Беренче булып татар телендә Марсель Мингалимов чыгыш ясады. Ул ТР президенты Рөстәм Миңнехановка балалар бакчалары, мәктәпләр һәм башка социаль объектлар төзүдә ярдәме өчен рәхмәт белдерде.

Шәһәр Советы депутаты Олег Николаев үзенең чыгышында ресурс үзәкләре эшенә, югары квалификацияле белгечләр әзерләүгә һәм мәктәп укучылары белән профориентация эшенә игътибарны юнәлтте. Әйтик, хәзерге вакытта җитештерү һәм укыту практикасын оештыру һәм үткәрү турында 300дән артык предприятие белән килешүләр төзелгән. Моннан тыш, ресурс үзәкләре базасында соңгы өч елда эшче белгечлекләре буенча 6 меңнән артык кеше яңадан әзерлек узган.

«Без, җитәкчеләр, үз предприятиеләребезгә мәктәп укучыларын ешрак чакырырга, аларга үзебездәге производствоны күрсәтергә, практика узу мөмкинлеген бирергә, алар белән аралашырга тиешбез, әмма ачык ишекләр көннәрендә генә түгел. Боларның нәтиҗәсе һичшиксез булачак», – диде спикер.

Бүген шәһәр көллиятләрендә һәм техникумнарында 13 меңнән артык студент белем ала. Олег Николаев билгеләп үткәнчә, 30-40 ел элек төзелгән уку йортларының тулай тораклары ремонтка мохтаҗ: «Политехника һәм педагогия көллиятләре, Л. Б. Васильев исемендәге Кама автомеханика техникумы тулай торакларында капиталь ремонт мәсьәләсе кискен тора».

Шәһәр Советы депутаты Виталий Агапов үз чыгышында билгеләп үткәнчә, Чаллы шәһәрендәге мәдәни объектлар да ремонт кирәк. Алар арасында, әйтик, бүгенге көндә 22 милли-мәдәни җәмгыять эшләп килгән, шәһәрдә яшәүче 80 милләт вәкилен берләштергән «Чишмә» Халыклар дуслыгы йорты да бар.

Дүшәмбе, 25 февраль 2019, 18:50