Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Эшмәкәрләрне укыту-муниципалитет өчен мөһим мәсьәләләрнең берсе. Бу хакта үз докладында шәһәр Советының ХХХ сессиясе вакытында шәһәр мэры Наил Мәһдиев хәбәр итте.

«Бүген күп төрле белем бирү программалары бар. Алар барысы да яңа эш башлаучы һәм тәҗрибәле бизнесменнар өчен, шул исәптән контроль-күзәтчелек органнары белән хезмәттәшлек итү буенча яңа белемнәр һәм компетенцияләр алуга юнәлдерелгән. Бу шулай ук коррупцион күренешләрне профилактикалау өчен нәтиҗәле инструмент булып тора», – диде Наил Мәһдиев.

Мэр артык административ басым, бюрократия булган очракларга да игътибарны юнәлтте: «Эшмәкәрләр контрольлек итүче органнар тарафыннан нигезсез тикшерүләрне арттыру мәсьәләләрен күтәрәләр. Без үз ягыбыздан муниципаль контроль хезмәте эшен игътибар белән анализладык», – диде шәһәр башлыгы слайдка игътибар итте (түбәндә бирелгән). – «Башта эшмәкәрне бозу турында кисәтәбез, хәлне төзәтү өчен вакыт бирәбез. Нәтиҗәдә төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар саны 70% ка кимегән. Федераль һәм республика контроль органнары да безнең үрнәккә иярсен иде».

Наил Мәһдиев ассызыклаганча, бизнес-бергәлек белән очрашулар даими рәвештә уза. Аларда килеп туган мәсьәләләр һәм аларны хәл итү буенча фикер алышалар: «Безнең алга таба бурыч – бизнесның хакимияткә ышанычын арттыру, конструктив диалог урнаштыру. Шәһәрдә бизнес-проектларны алып бару һәм үстерү өчен уңайлы шартлар тудыру», - диде ул.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, хәзерге вакытта Яр Чаллыда 55 меңнән артык кеше эшмәкәрлек секторында эшли. Тулаем территориаль продуктта эшмәкәрлек өлеше һәм шәһәр бюджетына салымнар керүдә 30%тан артык тәшкил итә, ә инвестицияләр күләме буенча 40% ка якын.

Дүшәмбе, 25 февраль 2019, 15:59