Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген автокалада Шәһәр Советы сессиясенең XXX утырышы узды. Чарада Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. 2018 ел йомгаклары һәм 2019 елга бурычлар турындагы доклад белән шәһәр мэры Наил Мәһдиев чыгыш ясады.

Мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе Яр Чаллы шәһәре башлыгының берничә мөһим цитатын тәкъдим итә.

“Бүген без яңа инвестицион проектлар һәм квалификацияле кадрлар өчен җитди конкуренция күзәтәбез. Бу шартларда җиңү өчен мөмкин булган барлык коралларны кулланырга кирәк. Һәр инвестор белән уртак ткл табу кирәк. “Һәр инвестор уникаль һәм мөһим!» безнең эш принцибы шундый булырга тиеш. Шәһәребез яңа мөмкинлекләр территориясе һәм уңышка ирешү территориясе булырга тиеш".

"Ремонт сыйфатын контрольдә тотуның катгый үтәлеше турында Төзелеш оешмаларын кисәтәсем килә. Бу мәсьәләдә торак инспекциясен һәм иҗтимагый үзидарә территорияләреннән тагын да активлык күрсәтүләрен сорыйм. Акча аз түгел, әмма шул ук вакытта гражданнарның шикаятьләре бар. Эш башыннан ук подрядчиклар йорт хуҗалары белән үзара мөнәсәбәтләрне җайга сала алса, конструктив диалог алып барылса, моны булдырмаска мөмкин иде".

“Безнең шәһәр өчен кадрлар һәм барыннан да элек югары квалификацияле табиблар һәм тар белгечләр белән тәэмин итү актуаль мәсьәлә булып тора. Тармакның кадрлар ресурсларын саклау һәм арттыру мәсьәләсендә сәламәтлек саклау хезмәткәрләре өчен арендалы торак төзү җитди ярдәм була алыр иде”.


“Көнчыгыш көрәшләре, баскетбол, регби, волейбол, нәфис гимнастика кебек спорт төрләре махсус җиһазландырылган залларга мохтаҗ. Бассейннарның җитешмәве дә кискен сизелә. Безнең шәһәрдә физкультура һәм спортны яраталар! Спорт объектларын төзү әлеге мәсьәләләрне өлешчә хәл итәргә мөмкинлек бирер иде. Шәһәр спорт корылмаларының искерүе югары дәрәҗәдә – бу безнең игътибарны таләп итүче тагын бер мөһим мәсьәлә. Спорт мәктәпләренең күбесе 70-80 елларда файдалануга тапшырылды. Бу мөһим мәсьәләләрне хәл итүдә республика җитәкчелегенең ярдәменә өметләнәбез”.

"Алкогольле һәм спиртлы продукцияне сату буенча мөрәҗәгатьләр саны арту борчый. Исерек хәлдә кылынган җинаятьләр саны кимүгә карамастан, аларның саны шактый зур булып кала. Муниципалитет контроль-күзәтчелек органнары белән берлектә хокук бозуларны ачыклау буенча җитди эш алып бара.  Кызганычка каршы, алар кимеми. Бу бигрәк тә күпфатирлы йортларда урнаштырылган объектларга кагыла. Җирле хакимият органнарына сәүдә һәм җәмәгать туклануы объектларын урнаштыру урыннарын, аларның эш режимын килештерү буенча вәкаләтләр бирү, бу мәсьәләдә тәртип урнаштырырга һәм халыктан мөрәҗәгатьләр санын киметергә мөмкинлек бирәчәк, дип саныйм”.

Дүшәмбе, 25 февраль 2019, 17:24