Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген, 26 февральдә, 15:00 сәгатьтә "КАМАЗ" мәдәният сараенда Россиядә Театр елын ачу тантанасы узачак. Бер сәхнәдә Чаллының театр коллективлары һәм студияләре очрашачак, алар үзләренең иҗади спектакльләрен тәкъдим итәчәк. Шәһәр артистлары башкаруында танылган шигырьләр һәм җырлар яңгыраячак. 

Чара театр дөньясына үзенчәлекле сәяхәт булачак һәм аның тарихы, жанр төрлелеге турында сөйләячәк. Керү ирекле.

Президент Владимир Путин Указы нигезендә 2019 ел Россия Федерациясендә театр елы дип игълан ителде.

Сишәмбе, 26 февраль 2019, 08:05