Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Шәһәр Советының йомгаклау утырышы кысаларында Шәһәр балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда Чаллы предприятиеләре һәм оешмалары казанышлары күргәзмәсе оештырылды. Ул ишегалдында тәкъдим ителгән автомобиль күргәзмәсеннән башланды. Бирегә беренче тапкыр үз продукциясен фибробето стена панельләре һәм автоклав газобетон җитештерә торган «Штайнблок» компаниясе чыгара.

Күргәзмәнең күпчелек өлеше Шәһәр балалар һәм яшьләр иҗаты сарае холлында оештырылган иде. Монда үзләренең инновацион проектларын, эшләнмәләрен, технологияләрен «КАМАЗ» ҖАҖ, «Яр Чаллы» алгарышлы социаль-икътисадый үсеш террриториясе, мәгариф учреждениеләре, “КИП “Мастер” сәнәгать паркы кебек эре предприятиеләр тәкъдим итте. Экспозицияләр арасында Termata компаниясенең технологик җиһазлары бар, ул пластиктан эшләнмәләрне металлаштыру, сәнәгать җылылык җиһазларын чыгару белән шөгыльләнә. Termata компаниясе “Развитие” сәнәгать паркында эшләп килүче җитештерүне башлаган беренче резидент булды.

Зур стенд «Яр Чаллы» алгарышлы социаль-икътисадый үсеш террриториясе  тарафыннан әзерләнде, анда автокала сәнәгать өлкәсенең төп күрсәткечләре һәм соңгы өч елда социаль-икътисадый үсеш территориясенең казанышлары тәкъдим ителде.

Берьюлы берничә экспозиция Татарстан Республикасында эшче һөнәрләр елына багышланган иде. Яшьләр иҗтимагый оешмалары лидерлары гамәлгә ашырыла торган эшче яшьләр проектлары турында сөйләделәр. Ел саен шәһәрнең югары һәм урта махсус уку йортларының 200 студенты шәһәрнең әйдәп баручы предприятиеләрендә экскурсияләр уза, шуларның 32се КАМАЗга эшкә урнаштырылган.

Шәһәрнең мәгариф учреждениеләре укучыларның инновацион проектларын тәкъдим итте. Шундый эшләнмәләрнең берсе булып детальләрне эшкәртү буенча роботлаштырылган комплекс тора. Эшләү авторы - В. Д. Поташов исемендәге техник колледжның 3 нче курс студенты Дамир Мофаздалов. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, көллиятнең сәнәгать робот техникасы лабораториясе роботлар белән җиһазландырылган. Хәзерге вакытта биредә әлеге юнәлеш буенча илкүләм дөнья чемпионатына әзерлек бара.

Күргәзмәдә студентлар көче белән җыелган мотоциклны Яр Чаллы политехник көллияте вәкилләре тәкъдим итте. Нигезгә Кытай мотоциклы алынды. Укучылар аны тулысынча сүтеп, двигательне генә калдырып, үзгәртеп кордылар. Көллият студентлары «металл конструкцияләр җитештерү» компетенциясе буенча WorldSkills форматында һөнәри осталыкның катнашучылары булдылар. 

Күргәзмәдә шулай ук 36нчы инновацион технологияләр лицее, Е. Н. Батенчук исемендәге Кама төзелеш көллияте, Л. Б. Васильев исемендәге Кама дәүләт автомеханика техникумы укучыларының техник иҗаты тәкъдим ителде. 

Сәламәтлек саклау өлкәсендә дә инновацион эшләнмәләр күрсәтелде.

Дүшәмбе, 25 февраль 2019, 17:00