Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 «Этюд» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган "ветераннар – башлангыч сыйныф укучылары" командалары матчы узды.

Очрашу нәтиҗәләре буенча ветераннар командасы 20,5-4,5 исәбе белән җиңү яулады. Матч 25 тактада уйналды. 23-24 февральдә "Этюд" балалар - яшүсмерләр спорт мәктәбендә Гран-при Рапидасының VI этабы оештырылды.

Ул 7,5 очко белән ФИДЕ мастеры Артем Нәгыймов җиңде. Мастерлыкка кандидат Алмаз Куликов күрсәткече аннан ярты очкога кимрәк (2 урын). 6,5әр очко җыйган шахматчылар арасыннан иң яхшы өстәмә күрсәткечләр мастерлыкка кандидат Руслан Габитовныкы булды. (3 урын).

Хатын-кызлар арасында беренче урынны Зәринә Шәфигуллина яулады, ветераннар арасында иң көчлесе Владимир Селютин булды.

"2008 елда туган һәм аннан яшьрәк" категорияләрендә Леонид Ефимов (тренерлары - Игорь Князев һәм Рамил Хөснуллин), Александра Мальцева һәм Александр Сөнгатуллин (икесенең дә тренеры Наталия Гончарова) призлар алдылар. 

Соңгы турда призга Наталия Гончарова ия булды.

Дүшәмбе, 25 февраль 2019, 17:00