Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген "Бердәм Россия" партиясенең җирле иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә халыкны РФ Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Елена Кузьмичева кабул итте. Чаллылылар эшкә урнашу, финанс ярдәме күрсәтү, шулай ук кредитларны реструктуризацияләү мәсьәләләре буенча депутатларга мөрәҗәгать итте. Кабул итүгә килгән барлык кешеләргә аңлатмалар һәм киңәшләр бирелде.

"Партиянең җирле бүлекләрендә кабул итүләр үткәрү идеясе бик яхшы, гражданнарыбызның теге яки бу мәсьәләләрне хәл итү өчен ярдәм сорап мөрәҗәгать итү мөмкинлеге бар", - дип билгеләп үтте Елена Кузьмичева.

Исегезгә төшерәбез, төрле юнәлештәге белгечләрне кабул итү «Бердәм Россия» җирле бүлегендә ай саен уза, алдан (8552) 37-45-69 телефоны буенча язылырга һәм консультация алырга мөмкин.

Дүшәмбе, 25 февраль 2019, 16:57