Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Үзәк районда Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Гыйльметдинова Самия Хәмит кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Юбиляр Россия Федерациясе президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Үзәк районы администрациясе башлыгы Искәндәр Галимов исеменнән котлаулар кабул итте.


Самия Хәмит кызы Актаныш районы Күҗәкә авылында туа. Сугыш елларында туган авылы колхозында эшли. 1955 елда кияүгә чыга һәм Свердловск өлкәсенең Баяновка авылына күчеп китә, анда пенсиягә кадәр буфетчы  булып авыл ашханәсендә эшли. 1987 елда Яр Чаллы шәһәренә күченә.

Сәмия Хәмит кызы кыз тәрбияләгән, дүрт оныгы һәм ике оныкчыгы бар. "1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен" медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.

Дүшәмбе, 25 февраль 2019, 16:29