Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Чаллыда Шәһәр Советының XXX сессиясе узды, анда Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. 

Республика башлыгы үз чыгышын төрле рейтинг нәтиҗәләреннән башлады һәм аларда Чаллы позициясен билгеләп: «Кайбер күрсәткечләр субъектив булырга мөмкин, шуңа да карамастан, без үзебезне кем белән дә булса чагыштырырга һәм, әлбәттә, шәһәребез һич югы беренче унлыкка керсен өчен активрак эшләргә тиешбез»,- дигән бурыч куйды ТР президенты.

Рөстәм Миңнеханов республика позицияләре турында да сөйләде. Татарстан Россия төбәкләре арасында төп күрсәткечләр буенча җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясе һәм төп капиталга инвестицияләр күләменнән чыгып 4нче урында тора, сәнәгать җитештерүе һәм төзелеш күләме буенча - 5 нче, торакны файдалануга тапшыру буенча – 6нчы, тулаем региональ продукт күләме буенча 7нче урынны били.

"Шәһәр өчен моношәһәрләр программалары булу бик зур ярдәм. Шәһәр алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе статусын алды – бу да уңай адымнар. Аның хәзер 45 резиденты бар. Тик мин Чаллы шәһәре өчен тулаем территориаль продукт 30% кына җитәрлек түгел дип саныйм. Бүген булган мәйданчыкларны үстерергә, инвесторлар җәлеп итәргә кирәк. Минемчә, бу сан 40% һәм 45% булырга тиеш",  – дип билгеләп үтте ул.

Республика президенты Яр Чаллы һәм Казан арасында транспорт элемтәсе белән бәйле проблемаларны да искә алды: "Бүген безнең башкала белән Чаллы шәһәре арасында М7 трассасы беренче категориягә туры килә. Минемчә, моны сез дә күрәсездер. Бу - федераль үзәкнең бик зур ярдәме".

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, республикада шәһәр мохите темасына зур игътибар бирелә: "Бездә объектлар буенча теге яки бу карарлар тәкъдим итә ала торган проектлар һәм төркемнәр формалаштырылды. Дөресен генә әйткәндә, объектларның безнең гражданнарның ихтыяҗларына туры килүе бик җитди бурыч, – диде ул. – Һәр объект, һәр сквер – ул кешеләрнең кәефе".

Дүшәмбе, 25 февраль 2019, 19:03