Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

"Бердәм Россия" партиясенең Чаллы җирле җәмәгать кабул итү бүлмәсендә «Бердәм Россия» фракциясе Шәһәр Советы депутаты Олег Ершов гражданнарны кабул итте. Чаллыда яшәүчеләрнең күбесе ТКХ өлкәсендәге сораулар белән мөрәҗәгать итте. Шулай ук шәһәрдәшләрне торак йортларны җылыту, квартал эчендәге юлларның торышы борчый. Кабул итүгә килүчеләргә махсуслаштырылган консультация бирелде, мөрәҗәгатьләр буенча эш билгеләнгән тәртиптә алып барылачак.

Консультация алырга һәм барлык дәрәҗәдәге депутатларның кабул итүенә (8552) 37-45-69 телефоны буенча язылырга мөмкин.

Сишәмбе, 26 февраль 2019, 13:35