Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Автозавод районында Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Минсара Хәбибулла кызы Хәбибуллина 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Юбиляр Ширәмәт авыл җирлегенең Болгар авылында күп балалы эшчеләр гаиләсендә туа. Әтисе мулла, Беренче бөтендөнья сугышында катнашкан. Әнисе гомере буе колхозда эшләгән. Минсара Хәбибулла кызы туган авылында дүрт сыйныфны тәмамлый. Сугыш вакытында шунда ук эшләргә кала. Сугыштан соң Бөрсет авылында, урман хуҗалыгында эшли башлый. 1950 нче елларда торф чыгару эшләрендә йөри, ә туган авылында озак еллар типографиядә җыючы булып хезмәт куя. 1949 елда кияүгә чыга, ире белән ике бала тәрбияләп үстерә. Хәзерге вакытта ветеранның дүрт оныгы бар. Минсара Хәбибулла кызы "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәте өчен" медальләре һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Юбилярны Россия Федерациясе президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән район администраиясе башлыгы урынбасары, Автозавод районы администрациясенең халыкка социаль ярдәм күрсәтү бүлеге башлыгы Елена Әльмөхәммәтова котлады. Котлауларга депутат  Эдуард Панфиловның ярдәмчесе һәм "КамАЗ" Кою заводының яшьләр комитеты вәкиле дә кушылды.

Сишәмбе, 26 февраль 2019, 14:33