28 февральдә Татарстанда «Хатын-кыз сәламәтлеге» темасына «кайнар линия» ачылачак. Чаллылыларның ана һәм бала сәламәтлеген саклау, хатын-кызларның репродуктив сәламәтлеге, төрле авыруларны профилактикалау, медицина ярдәмен оештыру мәсьәләләренең киң спектры буенча әйдәүче белгечләрдән консультация алу мөмкинлеге бар. Сораулар 9:00дан 17:00 сәгатькә кадәр 8 (843) 236-00-71 телефоны аша кабул ителә.
Кайнар линияне оештыручылар – ТР Дәүләт Советы хатын-кыз депутатларының «Мәрхәмәт» берләшмәсе һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 28 февраль 2019, 13:00