Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда мунча комплекслары барлыкка киләчәк. Бу хакта Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина хәбәр итте. Министрлар Кабинетында узган брифингта ул республикада гамәлгә ашыруга әзерләнә торган яңа инвестицион проектлар турында сөйләде.

«Хәтерләсәгез, совет чорында кешеләрнең мунчага йөрүе бик популяр иде. Бу проект урта катлам кешеләренә исәпләнгән. Мунчага бару 150-200 сумга төшәчәк, бу артык зур бәя түгел», - дип билгеләп үтте спикер.

Гамәлгә ашырыла торган проектлар арасында Талия Миңнуллина шулай ук автокалада спорт манежын төзүне дә билгеләп үтте: «Анда елның теләсә кайсы вакытында мини футбол, баскетбол, волейбол, зур теннис уйнарга мөмкин булачак. Спорт манежы пенсионерлар яшенә кадәр булган теләсә кайсы яшь категориясе өчен исәпләнгән».

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 2018 елда Татарстанда чит ил инвестицияләре 37% ка арткан.

Сишәмбе, 26 февраль 2019, 16:29