Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

2019 елның 27 февралендә 10:00 сәгатьтә Россия Федерациясе Сәүдә-сәнәгать палатасы тарафыннан «эшмәкәрләр берләшмәләренең Халыкара менеджмент институты» коммерцияле булмаган автоном оешмасы ярдәмендә Россия туризм һәм сервис дәүләт университеты белән берлектә «Муниципаль берәмлекләр туризмында эшмәкәрлек инициативалары: ярдәм итү һәм кооперацион хезмәттәшлек мәсьәләләре» темасына оештырыла торган вебинар узачак.

Чара кысаларында Туризм өлкәсендә эшмәкәрлекне үстерү перспективалары, туристлык индустриясендә эшмәкәрлек инициативаларын дәүләт тарафыннан стимуллаштыру мәсьәләләре, Россия Федерациясе субъектлары тәҗрибәсе һәм туристлык эшмәкәрлегенә ярдәм итү буенча муниципаль берәмлекләр тәҗрибәсе, шулай ук ярдәм итүнең нәтиҗәле инструментлары, кооперациянең уңышлы механизмнары, күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын тәэмин итү турында фикер алышачаклар.

Вебинарда катнашу бушлай. Сылтама буенча 25 февральгә кадәр алдан теркәлү зарур: http://www.iimba.ru/webinars/sectionsofveb/predprinimatelskie-initsiativy-v-turizme-munitsipalnykh-obrazovaniy-voprosy-podderzhki-i-kooperatsio/.

Шимбә, 23 февраль 2019, 16:37