Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

"Чайка" хоккей кортында Үзәк районның яшүсмерләр-яшьләр клубларында шөгыльләнүчеләр өчен «Боз уеннары» спорт ярышлары узды. Аларда 12-13 яшьлек яшүсмерләр клубларының 6 спорт командасы катнашты.

«Бригантина», «Вега», «Горизонт», «Меридиан», «Смена», «Чайка» яшүсмерләр клубларыннан командалар тизлек, төгәллек, җитезлек, бердәмлек һәм тимераякта шуу этаплары буенча ярыштылар. 

Ярыш нәтиҗәләре буенча призлы урыннар түбәндәгечә бүленде:

1 урын – «Белые медведи»; 

2 урын – «Смена»; 

3 урын – «Вега» командасында.

Барлык катнашучыларга Үзәк районы администрациясе башлыгы исеменнән грамоталар һәм татлы бүләкләр тапшырылды. Ярышта барлыгы 47 кеше катнашты.

Чәршәмбе, 27 февраль 2019, 11:21