Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 "Эс Джи Эм" агентлыгы Россия Федерациясе шәһәрләре тотрыклы үсеше рейтингының яңа нәтиҗәләрен тәкъдим итте. Рейтинг Россиянең 100 меңнән артык халкы булган 185 шәһәрен үз эченә ала. Шәһәрнең позициясе аның икътисадый үсешен, инфраструктурасын, демографик вәзгыятьне, социаль өлкәне һәм экологик хәлне бәяләүче 42 күрсәткеч нигезендә бәяләнгән.

Яр Чаллы Россия шәһәрләренең тотрыклы үсеше рейтингында 44 нче урынны һәм Идел буе федераль округы шәһәрләре арасында җиденче урынны били. Шәһәр инфраструктурасы үсешен бәяләүче күрсәткечләр блогы буенча иң яхшы 50 шәһәр рәтенә керә.

2017 елгы рейтинг нәтиҗәләре буенча аның абсолют лидерлары бишлегенә Мәскәү, Төмән, Санкт-Петербург, Краснодар һәм Казан кергән иде. 

Урал һәм Көнбатыш Себернең рәсми рәвештә моношәһәр статусы алмаган, ләкин социаль-икътисадый проблемалары охшаш булган моношәһәрләре, шулай ук иске сәнәгать үзәкләре һәм Кырым шәһәрләре -  иң түбән позицияләрдә.

Чәршәмбе, 27 февраль 2019, 13:41