Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Россия Федерациясе президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Үзәк районы администрациясе башлыгы Искәндәр Галимов исеменнән Бөек Ватан сугышы ветераны Кадыйр Минсәлим улы Минсадыйков юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте. Котлауларга шәһәр Советы депутаты Ленар Зарипов та кушылды.

Спас районы Иске Рәҗәп авылында туган Кадыйр Минсәлим улы Минсадыйковка 90 яшь тулды. Сугыш елларында үз колхозында балта остасы, мич чыгаручы була һәм пенсиягә кадәр Иске Рәҗәп авылында эшли. 

1993 елдан Яр Чаллы шәһәрендә яши башлый. Ул биш бала тәрбияләп үстерә, өч оныгы һәм өч оныкчыгы бар.

"1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен" медале һәм юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.

Чәршәмбе, 27 февраль 2019, 14:19